Тигез гомер итүләргә ни җитә?

Районыбызның Иске Балак авылында дөньяга килгән Заhир Сафуан улы Сафиуллинга 21 сентябрь  90 яшь  тулды. Аны олы юбилее белән тәбрикләргә муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Амирханов, Тайняш авыл Советы хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков, китапханәче Гүзәл Ханова, авыл ветераннар советы рәисе Мөдәрис Гарипов, яшьләр эшләре буенча белгеч Ләлә Шаймарданова, Тайняш клубы мөдире Илдар Хамидуллин барды.

Заhир абый безне күтәрмәдән үк үзе ачык йөз белән каршы алды.Үзенә карасаң — 90 яшь диярлек түгел. Ул гомер буена «Герой» авыл хуҗалыгы кооперативында икмәк ташу автомашинасында водитель булып намуслы хезмәт салган. Инде хаклы ялда булган сатучылар аны бүген дә мактап телгә ала. Тормыш иптәше Фәнүзә Миңнемөхәммәт кызы белән алар инде 58 ел бергә тигез гомер итеп, өч балага гомер биргәннәр. Бүген бәхетле пар алты онык, дүрт турун сөю бәхетенә ия.

Радик Фәрит улы юбилярның авыр тормыш елларында үткән гомерен искә алып, аңа ныклы сәламәтлек, тазалык, киләчәктә дә тигез гомер итү бәхете теләде. Авыл хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков та: «Быел бишенче юбилярны олуг юбилее белән котлыйбыз, алар арасында сезнең кебек тату, тигез гомер итүчеләр юк»,- дип искә алды. Заhир абый белән Фәнүзә апаны авылда  hәркем бик итәгатьле, намуслы, сабыр гаилә дип телгә ала. Заhир Сафуан улының уңганлыгына 86 яшьлек тормыш иптәше Фәнүзә апаның да өлеше кергән — тормыш юлларын үткәндә ул аңа җан өреп тора. Бәйрәм итүчеләр хөрмәтенә Илдар Хамидуллин моңлы җырларын башкарды, аннары балалары әти-әниләренә бергәләп яраткан  «Имәннәр шаулый» җырын бүләк итте.

Юбилярга Русия Президенты, муниципал район хакимияте  hәм урындагы җитәкчелек исеменнән котлау хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Көзге муллык, кызу урак чоры тәмамлаган, өстәлләр сый-хөрмәттшн сыгылган вакытта дөньяга килгән Заhир абый үзен зурлап килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 60 елга якын гомер иткән бу матур парга сокланмый мөмкин түгел. Озын гомер итү бәхете  hәркемгә дә тими, ә тигез гомер итүләргә ни җитә…

                                                                                  Лиана Ханмурзина

                                                                             «Игенче» газетасы 22 сентябрь, 2018 ел.